Русские видео

Сейчас в тренде

Иностранные видео


Скачать с ютуб 3, 4 ФЕВРАЛЬ | ПРЕМЬЕРА | АГЫЛА ДА БОЛЫТ АГЫЛА | КАМАЛ ТЕАТРЫ в хорошем качестве

3, 4 ФЕВРАЛЬ | ПРЕМЬЕРА | АГЫЛА ДА БОЛЫТ АГЫЛА | КАМАЛ ТЕАТРЫ 7 лет назад


Если кнопки скачивания не загрузились НАЖМИТЕ ЗДЕСЬ или обновите страницу
Если возникают проблемы со скачиванием, пожалуйста напишите в поддержку по адресу внизу страницы.
Спасибо за использование сервиса savevideohd.ru



3, 4 ФЕВРАЛЬ | ПРЕМЬЕРА | АГЫЛА ДА БОЛЫТ АГЫЛА | КАМАЛ ТЕАТРЫ

3, 4 һәм 24 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә Хәсән Туфан һәм Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча куелган “Агыла да болыт агыла...” шигьри спектакле премьерасы уза. Спектакльнең режиссеры – Айдар Җаббаров, рәссам – Булат Ибраһимов. Яшь режиссер Айдар Җаббаров, С.В.Женовач режиссерлык курсының IV курс студенты (РИТИ-ГИТИС). Беренче адымнарыннан алып, аны һөнәренең форма яклары, шигъри театр, сүз һәм пластика сәнгате кызыксындыра. Үзенең педагогы Илгиз Зәйниевның бөек татар шагыйре хатлары һәм шигырьләре буенча куелган «DERDMEND» спектакле режиссеры ассистенты итеп алына, мөстәкыйль рәвештә шагыйрь Газинур Морат текстлары буенча спектакль куя. “Агыла да болыт агыла...” диплом алды спектаклен яшь режиссер бөек татар шагыйре Хәсән Туфанга багышлый. Спектакль нигезендә Туфанның Новосибирск якларында сөргендә язылган шигырьләре ята. Шигырь текстлары Туфан Миңнуллинның биографик пьесасы эпизодлары буенча тезелгән. Спектакльнең төп темасы итеп ялгызлык, туган якны өзелеп сагыну тора. Шагыйрь мәңгегә сөргенлеккә эләгә, туган ягына әйләнеп кайта алмавы аның күңелен әрнетә. Хәсән Туфанның шигырь юллары аның кайгы-хәсрәтен, үткәнен, бүгенгесен берләштерә һәм киләчәккә илтә. “Агыла да болыт агыла” шигъри спектаклендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов һәм театрның яшь актерлары Илнур Закиров, Раил Шәмсуаров, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Айгөл Абашева, Йосыф Бикчәнтәев катнашалар. Спектакльнең премьерасы 3, 4 һәм 24 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә уза. Билетларны театр сайтында һәм театр кассасында сатып алып була. Касса телефоны: 293-03-74.

Comments