Русские видео

Сейчас в тренде

Иностранные видео


Скачать с ютуб Кайбычта социаль яклау тармагы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте в хорошем качестве

Кайбычта социаль яклау тармагы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте 2 недели назад


Если кнопки скачивания не загрузились НАЖМИТЕ ЗДЕСЬ или обновите страницу
Если возникают проблемы со скачиванием, пожалуйста напишите в поддержку по адресу внизу страницы.
Спасибо за использование сервиса savevideohd.ru



Кайбычта социаль яклау тармагы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Безнең районда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы дүрт оешма — социаль яклау бүлеге, «Өмет» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбычтагы 22нче бүлеге, Федоровскоеда урнашкан Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты бар. Аларда 80ләп хезмәткәр эшли. Күптән түгел булып узган һөнәри бәйрәмнәре — Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан, алар тантанага җыелды. Мул табыннар артында кафеда узган бу җылы очрашу Кайбыч районында социаль яклау бүлеге оешуның 30 еллыгына багышланды һәм анда социаль тармак ветераннары, авыллардагы социаль хезмәткәрләр дә катнашты. Аларның барысын да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде, һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм эшчәнлекләреннән канәгать булуын белдереп, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Баһавиева, «Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова, Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Альбина Гыйләҗева да һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде. Моннан утыз ел элек районда социаль яклау бүлеген оештыруга зур көч куеп, гомерен әлеге тармакка багышлаган Фатыйма Бикбова да элеккеге хезмәттәшләренә изге теләкләрен җиткерде. Социаль яклау бүлеге күп кенә оешмалар белән кулга-кул тотынып эшли. Халыкка мәдәни ял хезмәте күрсәтү үзәге директоры Венера Сафиуллина да социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Мәдәният хезмәткәрләре аларга иң матур җырларын бүләк итте. Алдынгыларны бүләкләү тантанасы да булды. Тармак хезмәткәрләренә министрлыкның, район башлыгының Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Comments